Саушская сельская библиотека - филиал № 12

" Мин синең белән горурланам, илем!»

 

11 июнь көнне Сауш авыл китапханәсендә " Мин синең белән горурланам, илем!».  темасы белән тематик сәгать үткәрелде.. Китапханәче чарада катнашучыларга Россиянең үз территориясе, үз дәүләт теле, үз кануннары, халык тарафыннан сайланган президенты булган бәйсез дәүләт булуы турында  сөйләде. Россия дәүләтчелеге символлары — флаг, герб һәм гимн турында күрсәтмә мәгълүмат бирелде. Балалар Россия флагы тарихы, безнең көннәрдә аның тукымасындагы төсләрнең нәрсә аңлатуы турындагы белемнәре белән уртаклаштылар, Россия Федерациясе гимнын тыңладылар. Очрашу төсле кәгазьдән россия триколоры рәвешендәге эшләнмәләр әзерләү белән тәмамланды.