«Балачак- иң рәхәт чак»
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаенан Сауш авыл китапханәчесе Р.М. Сәйфетдинова «Балачак -иң рәхәт чак» дигән уен программасы белән балалар өчен күңелле ял кичәсе үткәрде. Уен мәйданчыгында балалар табышмаклар чиштеләр, әкият геройларын искә алдылар һәм танып белү викторинасында катнаштылар,милли уеннар уйнадалар. Китапханәче шулай ук балалар белән җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Чара тәмамлангач, барлык катнашучылар да татлы призлар алып истәлеккә фотога төштеләр.