"Тукай безнең йөрәкләрдә"
«Тукайны бергә укыйбыз» Республика акциясе дәвам итә. 14 май көнне Сауш авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның «Тәүлек» шигырен бергәләп кычкырып уку сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәче «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннан соң барлык катнашучылар, “Тәүлек”шигыренең эчтәлеген анализлап, шагыйрь сүз остасы һәм кеше күңелен яхшы белүче, үзенең шигырендә бер көннең, таң нурларыннан алып йолдызлы төнгә кадәр, күпкырлылыгын ачып бирә алуы турында фикерләрен әйттеләр. Шагыйрь табигатьнең мәңгелек булуын өзлексез әйләнешен күрсәтә, иртәнең көндез белән, ә кичнең төнгә күчүен тасвирлый, бу этапның һәрберсенең үз тирән мәгънәсе барлыгын ассызыклый. Әсәрнең төп фикере шунда: вакытның эзлекле рәвештә алга баруын һәм аны туктатып булмаганлыгын күрсәтә.