" Батырлар даны мәңгелек»
2026 елның 9 маенда илебез Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 81 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Сауш авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына " Батырлар даны мәңгелек» дигән китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде.
Сугыш чорындагы совет кешеләренең батырлыклары, каты сугышларда батырларча, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча дошманны җиңгән яшь сугыш геройлары турында әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Бу күргәзмәдәге китаплар аша-ил тарихын белү, җиңү яулаган кешеләрнең батырлыгы турында белү, героик үткәннәре турында хәтерне саклап калу һәм Ватан өчен горурлык хисе тәрбияләү мөмкинлеге бирә. Танылган авторларның китапларын уку Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына тирәнтен аңлау һәм Бөек Җиңүнең нинди бәя белән яуланганын белергә ярдәм итәчәк!