Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Туган тел – Тукай теле"

6 май көнне "Тукайны бергә укыйбыз" Республика проекты кысаларында Сауш авыл китапханәсендә "Туган тел – Тукай теле"дигән шигъри сәгать үткәрелде. Габдулла Тукайның "Пар ат"шигырен укыдык. Чарада туган көненә берничә көн кала, 26 яшендә гомере өзелгән шагыйрьнең иҗади биографиясенең иң якты битләрен тагын бер кат искә төшердек Кичәдә  « Туган авыл», «Пар ат» шигырьләре, «Шүрәле» «Туган җиремә», «Бер татар шагыйрь сүзләре» поэмасыннан өзекләр укылды.  Өлкән яшьтәге китап укучы Лера Хуҗина Габдулла Тукайга багышлап  үзе язган "Гәҗәеп төш" исемле шигырен укыды. Чарада катнашучылар «Тукай безнең күңелләрдә» дигән әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр, «И мөкатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз... ». дип исемләнгән китап каүргәзмәсе белән таныштылар. Кичә «Ак калфак» клуб берләшмәсе катнашында узды һәм Габдулла Тукай шигыренә язылган, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.