Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Тукайны бергәләп укыйбыз»

30 апрель көне Сауш авылы китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында Габдулла Тукайның  “Яз галәмәтләре”  шигырен укыдык. Бу шигырь беренче мәртәбә 1906 елның 12 мартында «Фикер» газетасында басылып чыга  Язучы  шигырендә язын табигатьнең ничек уянуын тасвирлый;язның кешеләргә ничек тәэсир итүен, аларның кәефләрен һәм көнкүрешен җанландыруын күрсәтә. Шигырь икеләтә хисләр уята: бер яктан, бу яз килү шатлыгы, икенче яктан, табигатьтә бөтен нәрсәнең ничек үзгәрүе, искенең китүе, ә яңасының барлыкка килүе турында  тасвирлап бирә. Яз яңару һәм өмет символына әверелә. Бу шигырьне уку катнашучыларның барысына да Тукай шигырьләренең матурлыгын тоярга, табигатьнең мөһимлеген һәм аның безгә ел саен яз китерә торган көчен искә төшерергә ярдәм итте. Бергәләп Г.Тукайның шигырен уку туган телнең кыйммәте һәм шагыйрьнең зирәклеге турында аңларга ярдәм итте.