Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Яраткан китап геройларым"

23 апрель көнне Сауш авыл китапханәчесе «Пушкин картасы» программасы кысаларында яшүсмерләр өчен « Яраткан китап геройлары» дигән әдәби квестт үткәрде. Чара барышында катнашучылар яраткан геройлары янында кунакта булдылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, төрле конкурсларда ярыштылар, Үзләренең укыган әсәрләрендәге яраткан геройлары турында сөйләделәр, өзекләр укыдылар. Балалар үзебезнең һәм чит ил язучыларының әсәрләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук китаплар уку  дөньяга каршны  киңәйтә, укымышлырак булырга ярдәм итә, танып белү сәләтен үстерә, дигән нәтиҗәгә килделәр. Чараның йомгаклау этабы «Мин укырга яратам» китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды.