Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Казаклар авыл китапханәсе 5-7 сыйныф укучылары өчен "Үз ана телем минем өчен матур, иң матур тел" дип исемләнгән кичә үткәрде.
2023 елның 12-16 февраль көннәрендә Казаклар авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды.
Казаклар авылы китапханәсе "Нина Павлованың китапларын укыйбыз" акциясенә кушылды.
Казаклар авылы китапханәсендә якташыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күренекле прозаик, драматург, публицист Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган “Әдәбиятыбыз күгендә үз йолдызыбыз” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
Казаклар авылы китапханәчесе язучының тормышы һәм иҗаты турында «Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә» дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм атна дәвамында аның белән укучыларны таныштырды.
29 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән «Экранда әдәби геройлар» дип исемләнгән киносәяхәт үткәрде.
Казаклар авылы китапханәсендә «Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!» дигән акция дәвам итә.
Рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип исемләнгән почмак булдырылды.
Казаклавр авылы китапханәсендә балалар өчен һәрвакыт китап күргәзмәләре оештырыла. Күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелә. Балалар үзләренең күңелләренә ошаган китапларны сайлап алып, яратып укыйлар. 13 декабрь көнне “Китап күңел байлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Казаклар авыл китапханәсе "Йолдызлар җитә һәркемгә" исемле китап күргәзмәсе оештырды, анда Әхсән Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм иң танылган шигырьләр җыентыклары урын алды.
8 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе кысаларында камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырылды.
Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтару, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында “Каурый өмәсе” үткәрде.
Халкыбызның рухи мирасын саклау, милли бизәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.
27 ноябрь – әниләр көне. Россиядә ул һәр елның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылында Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр коллективы Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" дип исемләнгән сагышлы комедиясен тәгъдим итте.
22 ноябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Коррупциясез дөнья» дигән рәсем конкурсы узды.
2022 ел - Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шушы акция кысаларында, Казаклар авылы китапханәсе "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән күргәзмә оештырды.
Казаклар авылы китапханәсендә «Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!» акциясе уза.
31 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Библиофреш» — яңа китапларга библиографик күзәтү үтте.
Казазаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина “Заман афәтләренән ерак бул” дип исемләнгән буклетлар ясады һәм яшүсмерләргә таратылды.