Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Җиңү кайтавазы мәңгелек

Җиңү көне безнең йөрәкләрдә шатлык хисләре саклый, ә киләчәк буыннар өчен Ул кылган батырлыклары өчен рәхмәт хисләре уята. Безнең илдә һәр гаилә сугыш җиленә кагылды, һәм һәр гаиләнең үз герое бар. Без Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан барлык геройларыбызга рәхмәт белдерәбез!
8 майда Олы Мишә авыл җирлегендә Бөек  Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг һәм -«Җиңү кайтавазы мәңгелек» исемле бәйрәм концерты булды.
Тантаналы чара мәктәп укучыларының чыгышы белән башланып китте.
Авыл халкын, кунакларны һәм укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Җамалтдинов Ф.Б., мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. һәм районнан килгән вәкил Гилязиев Ф.Г. котлады.
Чара патриотик биюләр һәм җырлар белән тулыланды. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг Олы Мишә авыл җирлегенә кергән өч авылның һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән тәмамланды