"Тукай юлларының тылсымы"
26 апрель көнне Үзәк авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай юлларының тылсымы» дигән квест үткәрелде. Анда олылар катнашты һәм зур кызыксыну белән аның поэзиясе һәм прозасы дөньясына чумдылар. Квест барышында алар шагыйрь иҗаты белән бәйле биремнәрне үтәделәр, табышмакларны чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тикшерделәр. Чара мавыктыргыч һәм танып белү формасында узды, кунакларга күңелле вакыт уздырырга гына түгел, ә татар мәдәнияте һәм әдәбияты турында да күп яңалыклар белергә мөмкинлек бирде. Китапханәче бәйрәм һәм иҗат атмосферасын тудырды, кызыклы биремнәр әзерләде һәм шагыйрь әсәрләре белән китап күргәзмәләре ясады. Соңыннан килүчеләр тәэсирләре белән уртаклаштылар, Габдулла Тукай иҗаты турында бик күп яңалыклар белүләрен билгеләп үттеләр.