"Библиотөн-2026"
18 апрель көнне Үзәк авыл китапханәсе ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясе мәйданчыгы булды. Чара кысаларында 2 сәгать эчендә төрле һәм мавыктыргыч вакыйгалар узды. Быел акциянең девизы болай яңгырады: «Халыклар бердәмлеге — Россия көче». Катнашучылар чараларда актив катнаштылар һәм илебез халыклары мәдәнияте турында күп яңалыклар:гореф-гадәтләр, телләр һәм милли ризыклар турында белә алдылар. Шулай ук бергә Россия халыкларының әкиятләрен укыдык. Һәр халыкның үз уникаль персонажлары булганга, бу мавыктыргыч булды.