“Гаиләм- минем терәгем”
Инде икенче ел рәттән Олы Нырсы авыл китапханәсендә әлеге бәйрәм чарасы уза.Авыл китапханәчесе һәм социаль хезмәткәрләр белән берлектә “Гаиләм- минем терәгем” дип исемләнгән бәйрәм чәй табыны артында узды. Очрашу төрле уеннар,конкурслар белән үрелеп барды. Баянга кушылып яшьлек җылары җырланды,милли ашлар,милли бизәкләр, бишек җырлары башкарылды. Барлык катнашучы өлкән гаиләләребез кәнагать булып киләсе елларда да исәнлектә очрашуларны өмет итеп таралыштылар