Татарча диктант 2026”Бөтендөнья акциясе
Теләче районы Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Татарча диктант 2026”Бөтендөнья акциясе узды.Әлеге акциянең максаты булып: татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү.
Диктант тексты өчен Г.Тукайның “Бәхет” әсәреннән өзек алынган иде.Тестны китапханәче Л.Г.Гыйниятова укыды.Диктант язарга килүчеләр 5 иде.Китапханәдә иң күп китап укучы Шакирова Зөлфирә язылачак әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп узды. Диктант язучылар арасында пенсионерлар, медицина, мәдәният хезмәткәрләре,соцеаль ярдәм күрсәтүчеләрбик теләп катнаштылар.Мондый чараларда катнашып , туган телебезгә мәхәббәтебезне исбат итәбез...