Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

Яңалык

"Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз"

Баландыш авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIV халыкара акциясендә катнашты.Чарада 4-5 сыйныф укучылары катнашты.Анда сугыш турында хикәяләр һәм шигырьләр укылды.

«Георгий тасмасы»

Җиңү бәйрәме алдыннан Баландыш авыл китапханәсендә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылып китап укучыларга әлеге тасма таратылды. Әлеге билгене дөрес итеп беркетү һәм тагу буенча киңәшләр бирелде.

“Китап уку+ спорт=?”

7 апрельдә- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Китап уку+ спорт=?” дигән кызыклы квест уены үткәрелде.

«Бөек педагог — иң күренекле затларның берсе Ризаэтдин Фәхретдин»

«Бөек педагог — иң күренекле затларның берсе Ризаэтдин Фәхретдин» . Баландыш авыл китапханәсендә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 4 нче апрель көнне шундый исемдә башлангыч сыйныф укучылары өчен тәрбия дәресе үткәрелде.

Нәүрүз бәйрәме

22 нче март көнне Баландыш авыл китапханәсе “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрде.

«Татар өендә кунакта»

Баландыш авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Татар өендә кунакта» дигән сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

“Әдәп төбе-матур гадәт"

Баландыш авыл китапханәсендә “Әдәп төбе-матур гадәт” дип исемләнгән мәдәни–тәрбияви дәрес үткәрелде.

"Туган телем- татар телем, киңдер сиңа күңел түрем"

21 февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе Ульяновск өлкәсенең С. Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе үткәргән V Халыкара «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылды

“Китапханәгә китап бүләк ит!”

14 февраль – Халыкара китаплар бүләк итү көне. Шул уңайдан, Баландыш авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” акциясе оештырылды.

«Фатих Хөсни — гүзәл мирас калдырган әдип»

3 февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә якташыбыз, халык язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Фатих Хөсни — гүзәл мирас калдырган әдип» дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә үткәрелде

“Балалар хокуклары һәм бурычлары”

20 нче ноябрь ел саен Бөтендөнья бала хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең максаты - хәзерге балачакның актуаль проблемаларына игътибар иттерү, балигъ булмаганнарның шәхси хокукларын яклау һәм яшәү шартларын яхшырту. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Балалар хокуклары һәм бурычлары”дигән хокук сәгате үткәрелде.

"Әниемә хат"

Әниләр көне уңаеннан Баландыш авыл китапханәсен "Әниемә хат" дигән акция үткәрелде.

“Егетләр китә солдатка”

16 нчы ноябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Егетләр китә солдатка” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.Бу чарага армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетебез Назипов Зөлфәт һәм аның классташлары чакырылды. Бүгенге очрашу мавыктыргыч һәм тәрбияви әһәмияткә ия чара булды.