Центральная детская библиотека

Яңалык

"Без барыбыз да төрле, әмма бердәм!» (Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Халыкара толерантлык көненә багышланган чара)

16 ноябрь-Халыкара толерантлык көне. Шул уңайдан 1 нче мәктәпнең 5 “В” нче сыйныф укучылары ТРда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уздырылган толерантлык дәресендә катнаштылар.

“Яшәү рәвеше – сәламәтлек”

Сәламәт булганда без киләчәккә планнар белән яшибез, ләкин, бераз авырып китсәк, сәламәтлектән дә кадерлерәк бернәрсә дә юклыгын аңлыйбыз!

«Әтием - горурлыгым» (Әтиләр көне)

Бу еллны 15 октябрь - Россиядә әтиләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең тормышыбызда бәйрәмнәр бик күп, аларның арасында үзенчәлекле бәйрәмнәр дә бар.

"Әкияттә кунакта "(әдәби-уен дәресе)

Кеше могҗизаларга кечкенәдән ышана, ә аларга ышанмасаң, дөнья салкын һәм караңгы булачак. Ә иң зур могҗизалар кайда? Әлбәттә, әкиятләрдә! Әкият яхшылыкны явызлыктан аерырга, яктылык белән караңгылык арасындагы чикне тоярга өйрәтә. Ә балаларның әкиятләрдә якты нурын сүндермәс өчен, аларга әкияттә кунакта булырга кирәк.

"Узган елларның тере хәтере” ("Сугышның җырлы фотосы" проекты кысаларында хәтер дәресе)

Балаларга күзгә күренмәс, изге хәтер, туган илгә тугрылык һәм тыныч тормышның кыйммәтен җиткерү өчен, бу истәлекле көн уңаеннан һәм "Сугышның җырлы фотосы" исемле проект кысаларында 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Узган елларның тере хәтере" исемле дәрес узды.

“Абдулла Алиш - әкиятләр остасы” (Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әдәби уен)

15 сентябрь - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне. Шул уңайдан китапханәдә, 7 нче номерлы бакчада тәрбияләнүче нәниләр өчен, “Абдулла Алиш- әкиятләр остасы” исемле әдәби уен оештырылды.