Центральная детская библиотека

Яңалык

Профсоюз яшьләрне берләштерә!

Россия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Яшьләр советы 2019 елның 17-19 май көннәрендә “Васильево» санаториесы мәйданчыгында «Мәдәният-FEST-2019» беренче Республика күләм мәдәният яшьләре профсоюзы форумын оештырды.

“Үткән сугыш хәтирәләре” (“Балаларга сугыш турында укыйбыз" Х Халыкара акциясе кысаларында әдәби чара)

Дуслар, бүген без тыныч, бәхетле тормыш белән яшибез һәм сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Исегездә тотыгыз: без барыбыз да җирдә тынычлык өчен үзләренең гомерләрен корбан иткән кешеләр алдында бурычлы!

“Тукай-шагыйрьләр солтаны” (Әдәби мәйдан)

25 апрель көнне Арчаның Шәрык бистәсендәге Габдулла Тукай паркында “Тукай-шагыйрьләр солтаны” исемле әдәби мәйдан узды. Бөек язучының туган көне уңаеннан уздырылган бу матур бәйрәмдә 4 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, “Каурый каләм” әдәби берләшмәсенә йөрүче һәвәскәр шагыйрьләр һәм Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләр катнашты.

“Татар кызы – 2019”

9 апрель көнне Арча шәһәрендә “Татар кызы – 2019” бәйгесенең зональ сайлап алу этабы булып узды.