Центральная детская библиотека

Яңалык

«Юл кагыйдәләре - ышанычлы дуслар "

31 нче май көнне «Юл кагыйдәләре - ышанычлы дуслар " дип аталган куркынычсызлык сәгатенә 3 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучылары чакырылды, анда алар юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар.

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" (XIII Халыкара акциясе кысаларында Хәтер сәгате)

6 май көнне «Балаларга сугыш турында укыйбыз» исемле XIII Халыкара акциясе кысаларында, 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган Хәтер сәгате узды.

"Табигать- уртак йортыбыз"

Җирдә яшәргә мөмкин булсын өчен, без планетабызны сакларга, үзебезнең белемебезне, осталыгыбызны һәм иҗат җимешебезне табигый байлыкны торгызуга багышларга тиешбез.

“Радуга национальных культур” район балалар иҗаты бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы

12 апрель көнне Арча район балалар китапханәсендә Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган "Радуга национальных культур " район балалар иҗаты кбәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

«Сезнең сәламәтлек - сезнең кулда» (Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган медицина сәгате)

7 апрель көнне Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Арча район балалар китапханәсендә «Сезнең сәламәтлек – сезнең кулда» дип исемләнгән медицина сәгате үткәрелде. Чарага Арчаның 1нче урта мәктәбенең 5 "Г" сыйныф укучылары чакырылды.

"Борын-борын заманда яшәгән ди Корней Чуковский" (Корней Чуковскийга 140 ел тулу уңаеннан әдәби бәйрәм)

31 мартта шагыйрь, балалар язучысы - Корней Иванович Чуковскийның туган көне. Быел рус балалар әдәбияты классигына нәкъ 140 ел тула, безнең яшь укучыларыбыз өчен, балалар китабы атналыгы программасында "Борын-борын заманда яшәгән Корней Чуковский" дип исемләнгән әдәби бәйрәм планлаштырылган иде.