Урам театры: Тукай әкиятләре
25 июнь көнне шәһәребез зур театр сәхнәсенә әверелде! «Татарстанда җәй - 2026» проекты кысаларында Арча районы мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта район балалар китапханәсенең «Сәйлән» балалар театр студиясендә катнашучылар шәһәребез халкы өчен Габдулла Тукай әсәрләреннән театральләштерелгән күренешләр күрсәттеләр.
Җылы җәй көнендә урамга чыгып, балачак геройлары белән очрашудан да яхшырак нәрсә булырга мөмкин? Җил шаулавы, балаларның чын күңелдән көлүе һәм өлкәннәрнең алкышлары - чараның яхшы үтүе билгесе.