"Сугышның беренче көне" хәтер сәгате
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне кешелекнең асылын аңларга, тынычлыкның кадерен белергә өндәп торган моңсу һәм уйландыра торган көн ул. Район балалар китапханәсендә “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен хәтер сәгате узды. Китапханәче Бөек Ватан сугышы башланган көн һәм Ватанныбыз өчен көрәшкән якташларыбызның батырлыгы турында сөйләде. Шулай ук, балалар сугыш турында шигырьләр тыңладылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән батыр ир-егетләр, өсләренә солдат шинеле кигән курку белмәс хатын-кызлар истәлегенә шәмнәр кабыздылар, бер минут тынлык белән ветераннар истәлеген хөрмәтләделәр.
Ил-көннәребез имин булсын,тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен онытмасак иде!