Центральная детская библиотека

"Син бүген китапханәче" (практик уен)

Изгеләрдән изге бит ул

Китап, китапханәсе.

Үзенә тарта күңелне

Әллә китап, әллә җурнал,

 Әллә китапханәче. (Энҗе Мөэминова)

 

Мәктәп яны лагерына йөрүче балалар  бүген китапханәгә экскурсиягә килделәр. Биредә алар  “белем йорты”ның һәр бүлегендә булып китапханәчеләрнең хезмәте белән таныштылар.  “Син бүген китапханәче” исемле практик уеннарда катнашып    мавыктыргыч та, җаваплы да булган һөнәрнең нечкәлекләренә төшенделәр. Шулай ук, җәйге уку исемлегенә кертелгән әсәрләр буенча эшләнгән мультфильмнар күрсәтеде. Арча 6 нчы номерлы мәктәп укучыларының бүгенге ялы кызыклы һәм  файдалы узды.