Центральная детская библиотека

«Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөтенроссия халык иҗаты фестивале

«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»ның Арча район балалар китапханәсе каршында эшләп килгән «Сәйлән» театр студиясе «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында оештырылган «Милли хәзинә» балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә катнашты һәм 1 урынга лаек булды.

 

Бәйгедә Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакль күрсәтелде.

 

Фестиваль талантларны күрсәтү, иҗади потенциалны ачу, тәҗрибә уртаклашу һәм татар халкының бай мәдәни мирасына тарту мәйданчыгы. Бәйгедә җиңү - яшь артистларның осталыгын тану гына түгел, ә алга таба үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерү өчен дә этәргеч.