"Шүрәле югалткан хәзинә" (квест - уен)
1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Арча район хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы нәниләр өчен “Шүрәле яшергән хәзинә” исемле квест -уен оештырылды. “Китап сәхнә: Апушның тылсымлы төшләре” библиоперфомансы проекты кысаларында уздырылган әлеге чарада балалар Г. Тукайның әкият геройлары Кәҗә белән Сарык, Су анасы һәм Шүрәле белән бергәләп кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар, истәлекле бүләкләр алдылар, баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар. Бәйрәм татарча күмәк бию белән тәмамланды.
Балаларга якты киләчәк, сәламәтлек, яхшы кәеф теләп калабыз. Бәйрәм белән!!!