"Тукай-фест" ("Китап сәхнә: "Апушның тылсымлы төшләре" библиоперфомансы" проекты кысаларында)
20 май көнне шәһәребезнең үзәгендә урнашкан яңа ял паркында Тукай фестивале уздырылды. Чара Мәдәни инициативалар президент фонды гранты ярдәме белән оештырылды.
Фестивальдә Г.Тукай иҗаты буенча Арча район балалар китапханәсендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. Интерактив мәйданчыкларда төрле остаханәләр эшләде. Бүләкләүләр җиңүче балаларның иң яхшы чыгышлары белән бергә үрелеп барды.