“Гаилә кыйммәтләре” (Халыкара гаилә көне)
15 май – Халыкара гаилә көне. Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Шул уңайдан Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 1 нче урта мәктәбенең 3 “А” сыйныф укучылары өчен “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Уен “Тәмамланмаган җөмлә”, “ Гаилә тарихы”, “Бер сүздән...”, “Әнием...” ,“Син беләсеңме...”, “ Ял” һәм “ 10 балл” дип исемләнгән этаплардан торды. Укучылар чара барышында үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр, татар телендә үз фикерләрен әйтә белү аеруча сөендерде.
Гаилә традицияләренә, гаилә тарихына карата хөрмәт күрсәтү максатыннан үткәрелгән чарадан укучылар күтәренке күңел һәм кечкенә бүләкләр белән таралыштылар.