Центральная детская библиотека

"Без Тукай варислары" районкүләм иҗади бәйге

«Без Тукай варислары» дип исемләнгән иҗади бәйге укучыларыбыз арасында зур кызыксыну уятты. Ул 15 нче гыйнвардан  15 нче апрельгә кадәр өч номинациядә узды: Габдулла Тукай язган шигырь яки әкиятне сөйләү, Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләп рәсем һәм кул эшләре ясау. Бәйгедә 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәр 293 бала катнашты. 30 апрель көнне  китапханәнең Виртуаль концерт залында  шигырь сөйләүчеләр номинациясендә катнашучылар чыгыш ясады һәм жюри    һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне билгеләде.  Алар май аенда  оештырылачак районкүләм “Тукай-Фест” китап фестивалендә бүләкләнәчәкләр.