Центральная детская библиотека

“Әдәби сәхнә”

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Тукай әсәрләренә йөз елдан артык булуга карамастан, ул үз укучыларын югалтмый. 

24 нче апрель көнне «Китап сәхнә: «Апушның тылсымлы төшләре» библиоперфомансы” проекты кысаларында Арча район балалар китапханәсендә Арчаның 6 нчы урта мәктәбенең 4 “А” сыйныф укучылары өчен “Әдәби сәхнә” дип исемләнгән интеллектуаль бәйге үтте.

          Бу чара  балаларны Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм балаларның уку культурасын үстерүгә юнәлдерелгән иде.

          Уен өч команда арасында барды һәм берничә турдан торды. Балалар әкиятләр, шигырьләр тыңладылар, мәкальләр һәм әйтемнәр өлкәсендә үзләренең белемнәрен сынадылар. «Шүрәле», «Су анасы», “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен заманча итеп, иң яхшы   сәхнәләштерү бәйгесендә балалар бик теләп катнаштылар. Ә чара ахырында җиңүче команда ачыкланды. Һәр командага диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Афәрин, балалар!