Центральная детская библиотека

«Апушның тылсымлы төшләре» (Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына, аның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакль премьерасы)

 20 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча район балалар китапханәсе аның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Апушның тылсымлы төшләре» спектакль премьерасын тәкъдим итте.

 Тамашачылар Район балалар китапханәсе каршында оештырылган «Сәйлән» балалар китап театры студиясенең тәүге эше белән танышты.
 Премьераны 400гә якын тамашачы карады.
 Пьесаның төп герое – бәләкәй Апуш. Төшендә ул Су анасы, Шүрәле, Йорт иясе һәм башка персонажлар белән очраша. Әсәрдәге Апушның тылсымлы төшләре – киләчәктә татар әдәбиятының алтын мирасына әвереләчәк бөек Тукай әкиятләренең башлангычы.
 Спектакльнең авторлары – Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре
 Сәхнәгә куючы режиссер – Адилә Нотфуллина
 Биюләрне сәхнәгә куючы – Аида Ондрина
 Тавыш режиссеры – Дилүс Сәләхов; ут куючы, экранда – Данис Гайфуллин; тавыш операторы – Марсель Дәүләтшин
 Гример – Сабина Габбасова
 Фотога төшерүче – Тимур Круговой.