Центральная детская библиотека

"Сәламәтлек-матурлык билгесе" сәламәтлек дәресе

Район балалар китапханәсендә Арча 3 нче номерлы  башлангыч мәктәп укучылары өчен сәламәтлек дәресе булып узды. Балалар сәламәт, нык һәм җитез булып үсү өчен дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә,  чыныгырга, көндәлек режимны һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә, начар гадәтләргә бирешмәскә кирәклеген искә төшерделәр. Файдалы һәм зарарлы ашамлыклар, витаминнар турында сөйләштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Кешенең сәламәтлеге - иң кыйммәтле әйбер, ул теләсә кайсы байлыктан кыйммәтрәк. Шуңа күрә балачактан ук үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга өйрәтү бик мөһим.