"Җәй. Китап. Яшьләр."
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Шәһәр паркында Яшьләр көне уңаеннан «Безнең горурланырлыгыбыз бар» дигән нетворкинг уздырды.
Чаракүңелле атмосфера белән башланып китте. Катнашучылар дәртләнеп музыкаль трекларны таныдылар, яраткан башкаручыларына кушылып җырладылар һәм аларның плейлисты — иң актуаль икәнлеген исбатладылар. Программаның интеллектуаль өлешендә яшьләр сленгын белү буенча ярыштылар. «Яшьлек» сүзе төшенчәсенә фикер алыштылар. Үзләренең идеяләрен, фикерләрен җиткерделәр.
Чара ахырында китапханәсе яшьләрне заманча әдәбият дөньясы белән таныштырды. “Идел” яшьләр журналын тәкъдим итте.
Һәм, әлбәттә, бер генә бәйрәм дә җыр - биюдән башка узмый. Чара ахырында яшьләр белән бергәләп флешмоб узды. Әлеге чара эмоцияләргә бай булды.
Киләчәк яшьләр кулында, диләр. Чыннан да шулай микән? Монысын инде вакыт күрсәтер!
Бәйрәм белән!