Центральная библиотека

«Безгә тормыш игелекле эшләргә бирелгән»

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында китапханә хезмәткәрләре Шәһәр бакчасында «Безгә тормыш игелекле эшләргә бирелгән» дип аталган интеллектуаль-уен программасы үткәрделәр.

Катнашучылар энтузиазм белән «Мин ТОРМЫШны сайлыйм» һәм «Спорт — минем тормышым» сәламәт яшәү рәвеше темаларына плакатлар ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, спорт һәм актив ялның файдасы турындагы белемнәрен ныгыттылар, кызыклы фактлар белделәр. 

Чараның сәламәтлек зонасы аеруча кызыксыну уятты, анда теория практика белән очрашты. Экспресс-тест барышында һәр теләгән кеше, шар кабартуда ярышып, үзенең үпкәләренең эшчәнлеген, мөмкинлеген белә алды.

Чара ахырында китапханәче катнашучыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару зарурлыгы турында уй- фикерләрен  җиткерде. Бары сәламәт яшәү рәвеше генә кешене ирекле һәм мөстәкыйль итә, аңлы сайлау мөмкинлеге бирә.