«Яшел ут»
Китапханәнең уку залында Арчаның 3 нче мәктәп каршында эшләп килүче мәктәп яны лагере балалары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча куркынычсызлык лабораториясе форматында "Яшел ут" дип аталган мавыктыргыч чара узды. Очрашуның хөрмәтле кунаклары — Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе вәкилләре С. А. Сабиров һәм Э. Г. Мөхәммәтҗанова булдылар.
Балалар биремнәрне кызыксыну белән үтәделәр, җитезлек, тизлек һәм тапкырлык күрсәттеләр. Аларга бигрәк тә пазл җыю, юл билгеләрен чишү, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы табышмаклар, автомультики, ребуслар чишү кебек биремнәр ошады. Чарада күңелле һәм дусларча атмосфера хөкем сөрде.
“Яшел ут” балаларыбызның юлларында һәрвакыт янсын, исән-имин йөрергә язсын!