Центральная библиотека

“Әкият яздым утырып...”

Үзәк китапханәнең “Каурый каләм “ әдәби- иҗат берләшмәсе әгьзалары чираттагы планлаштырылган чарага – әдәби кафега  җыелдылар.

Иҗатчыларга  7 июнь-Халыкара әкиятләр көне уңаеннан “Әкият яздым утырып...” дигән бәйге  игълан ителгән иде. Каләм ияләре тарафыннан мәгьнәле, мавыктыргыч әкиятләр иҗат ителде. Аларга җитәкчелек тарафыннан урыннар билгеләнде, дипломнар әзерләнде. Әдәби кафеда “Каурый каләм” леләр үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаштылар, үзара фикер алыштылар.Бәйге нәтиҗәләре буенча  катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Очрашу бик җылы һәм эшлекле төстә узды, каләм ияләренә алга таба иҗат итүгә рухи яктан көч бирде.