Центральная библиотека

"Сәламәтлек формуласы: никотин 0%"

Бүген  китапханәбездә Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган  кичә узды. Уздырылган чараның шигаре: «Тормышныңны зарарлы гадәтләргә сарыф итүдән саклан!». Кичәдә “Сәламәтлек формуласы: никотин 0%” буенча тәмәке тартуга каршы мифлар буенча фикер алышынды. Шулай ук балалар тарихи мәгьлүматлар, электрон тәмәкенең куркынычсызлыгы, бу датаның килеп чыгышы турында белемнәр алдылар. Укучыларга «Мифы и реальность: что скрывает дым» дип исемләнгән интерактив уен тәкъдим ителде. Уен җанлы дискуссия форматында узды. Ачык микрофонда укучылар үз тәҗрибәләре һәм фикерләре белән уртаклаштылар. Чарада Мәрхәмәтлек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты.Психолог Нуриева Р.Ф. һәм социаль эшләр буенча белгеч Мәгъсүмова А. Ф. укучыларга кирәкле мәгьлүмат, файдалы киңәшләрен бирделәр. Кичә ахырында алган белемнәргә йомгак ясап, китапханәче «Тәмәке төтене зыяны» дигән китап күргәзмәсенә  күзәтү ясады.