"Табигатьне саклыйк һәм яратыйк"
Бүген Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Эколог көне уңаеннан китапханәчеләр тарафыннан мәктәп яны лагере балалары өчен экологик уен оештырылды. Чарада экология белгечләре: ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы башлыгы И.Ш. Шәйхетдинов һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы әйдәүче белгече Р. З. Әхмәтҗанов катнашты.
Экологик уен шәһәребезнең үзәк бакчасында узды. Шәһәр бакчасында катнашучылар өчен интерактив станцияләр әзерләнгән иде.Укучылар станцияләрдә төрле биремнәр үтәделәр: көндәлек калдыкларны сортларга аердылар, хайваннарның сирәк төрләре һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында булган белемнәрен күрсәттеләр.
Экологик бәйге флора һәм фауна дөньясы турындагы танып белү викторинасы белән тәмамланды. Уздырылган чара балалар коллективын берләштереп кенә калмады, алар күңелендә планетабызга аңлы һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итте.