"Кәгазь могҗизалар тудыра"
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне! Шушы истәлекле көн уңаеннан китапханәбезгә укучы кызлар җыелды. Китапханәчеләр балалар өчен мастер-класс оештырдылар. Укучылар кәгазь эшләнмәләрне бик теләп башкардылар. Алар оригами һәм аппликация ысулы белән бик матур бүләкләр ясадылар. Эш барышында балаларның иҗади сәләтләре үсте, кул чуклары моторикасы ныгыды. Уздырылган чара еллар узгач та балалар күңелендә китапханәдә узган матур истәлек булып хәтерләрендә сакланыр, ә кул эшләнмәләре якыннарына кадерле бүләк булыр.