«Бүген мин – китапханәче»
Арча үзәк китапханәсендә, Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан, «Бүген мин – китапханәче» дигән акция узды. Уздырылган чарада Арчаның 6 нчы номерлы төп гомуми белем мәктәбе укучылары катнашты. Акция кысаларында укучылар китапханә эшчәнлеге тарихы, бүгенге көн эш барышы белән таныштылар. Чара кунаклары үзләрен чын китапханәчеләр ролендә сынап карадылар. Алар китап укучыларга хезмәт күрсәттеләр, китапларны фондка урнаштырдылар, китапларга инвентаризация үткәреп карадылар. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга үзләре башкарган вазифалар турында сөйләделәр, бу һөнәрне сайларга уйлаганнар өчен файдалы киңәшләр бирделәр.
Мондый тәҗрибә укучыларга китапханәче хезмәтенә карата бай мәгълүмат бирде. Яшь буын бу һөнәргә яңача карарга өйрәнде, алар үзләрен зур һәм дус коллективның бер өлеше итеп тойдылар. Акция балаларга яңа белемнәр, китапханәче хезмәтенә хөрмәт, онытылмаслык хисләр бүләк итте.