Центральная библиотека

“Тукай-фест”

Бүген Арчабызның үзәгендә урнашкан “Шәһәр бакчасы”нда район күләмендә “Тукай-фест” китап фестивале узды. Районкүләм чарада төрле интерактив мәйданчыклар эшләде. Укучылар мәйданчыкларга йөреп,  уеннарда үзләрен сынап карадылар. Шулай ук  китап кыстыргыч, грим ясау серләренә өйрәнделәр, матур сөйләм осталыгын үзләштерделәр.

Әдәби кафеда аларны китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары – бер төркем язучылар каршы алды. Алар балаларны шигырьләр иҗат иткәндә үтәлергә тиешле таләпләр белән таныштырдылар. Укучылар тема табу, ритм, рифма төшенчәләре, язылган иҗат җимешләрен дөрес интонация белән тыңлаучыга тапшыру серләрен өйрәнделәр.

“Тукай-фест” китап фестивале районыбыз укучылары өчен үзара бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт, китап укуга, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләүдә бик файдалы чара булды.