Центральная библиотека

"Хәтер һәрчак исән"

Урамда яз! Бар җиһанга тәмле хуш ис таралды. Назлы яз җиленең сафлыгы җаннарны иркәли. Ә үзенә күрә рәхәт бер тынлык хөкем сөргән китапханә залларына «Алдынгылар хәрәкәте" китап клубында катнашучылар җыелды.

Алар китапханәче белән бергә рус классиклары Михаил Шолохов, Александр Твардовский һәм Борис Васильев тудырган мавыктыргыч дөньяда сәяхәттә булдылар. Укучылар үлемсез образ буларак берничә буын баланың күңеленә кереп калган Андрей Соколовның җиңелмәс ихтыярына, солдат юморы һәм ныклыгы символына әверелгән Василий Тёркин һәм «А зори здесь тихие» повестендагы бик иртә гомерләре өзелгән яшь зенитчылар турында сөйләштеләр, фикерләштеләр.
Укучылар әсәрләр эчтәге белән рухланып, геройларга хатлар яздылар. Һәр хат гади текст кына булса да,буыннар арасын берләштерүче күпер,шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннарына олы хөрмәтне белдерде.
Китапханәдәге бу очрашу чын тормыш дәресе булды. Кешелек дөньясының тынычлыгын яклап көрәшкән каһарманнарның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр!