"Авыл тормышы һәм яшәеше: сәламәт һәм озак яшәү серләре"
Бүген китапханәбездә Республикакүләм «Авыл яши – Деревня живёт» проекты кысаларында, 15 нче май – Халыкара Гаилә көне уңаеннан уздырылган чарада Наласа авылыннан бертуган Мөхетдиновлар Рамил һәм Раил Рафис уллары очрашуда булды. Эшлекле сөйләшүдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 141 нче группа студентлары һәм укытучылары катнашты.
Мөхетдиновлар районыбызда тырышлыклары, киңкырлы шәхес булулары белән күпләргә таныш. Бер гаиләдә үскән 4 туган шәхси эшмәкәрлек, үзмәшгуль буларак эшчәнлек алып баралар, үзара дус тату гомер кичерәләр, бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр. Бүгенге очрашуда Рамил һәм Раил үзләре башкарган эшләр белән якыннан таныштырдылар, үзмәшгуль буларак теркәлеп эш башларга уйлаган яшьләргә төпле киңәшләрен бирделәр. Ачыктан-ачык сөйләшүдә бик күп проблемалы сораулар күтәрелде, Мөхетдиновлар тарафыннан нигезле, ихлас җаваплар алынды. Кунаклар яшьләрне авырлыклардан курыкмаска, куйган максатларына кыю адымнар белән барып җитәргә өйрәттеләр. Рамилнең сөйләгәннәрен,биргән киңәшләрен ислам дине ягыннан мисаллар белән дәлилләп куюы уңышлы булды. Ә Раил туганлыкның ныклыгын бер йодрык итеп саклап тотуда абыйсы Рамилне үрнәк итеп куйды, авылдагы күмәк эшләрне бергәләп башкаруларын ассызыклады. Чара ахырында студентлар кунаклар алып килгән “Итләч” сый-нигьмәтләре белән сыйландылар. Китап күргәзмәсе белән танышып, алга таба кулланырга мөмкин булган әдәбият турында белделәр.
Кыскасы, бүгенге чарадан һәркем үзен борчыган сорауларга җаваплар алды. Авыл җирендә яшәп тә, мул тормыш корып, бәхетле гомер кичерергә, халкыңа файдалы хезмәткә багышларга мөмкин булуын аңладылар. Очрашудан соң күңелдә үз көчләре белән хезмәт куйган, туганнары белән татулыкта, берлектә, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүче, үзләренең хәләл продукцияләрен җитештереп район, республикабыз халкын тәмле, сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итүче, көнкүрештә кирәк-яраклар җитештереп игелекле эш башкаручы райондашларыбыз – бертуган Мөхетдиновлар Рамил һәм Раил Рафис улларына һәм аларның гаиләләренә, шулай ук аларның тагын ике ир туганына карата бары тик соклану катыш хөрмәт хисләре артты, яңарды. Очрашуда катнашкан яшьләр өчен бу чара бик файдалы булды.