«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында бүген китапханәбездә Габдулла Тукайның «Тәүлек» – «Сутки» шигырен укып анализладык.
Уздырылган чарада Арчаның гомуми үсеш бирү төрендәге 11 нче номерлы балалар бакчасының педагогик коллективы, китап укучы дусларыбыз катнашты. Алар шигырьнең татар һәм рус телләрендәге вариантлары белән таныштылар.
Шигырьнең “Караван” чәй фирмасына реклама буларак 1908 нче елда иҗат ителүен белделәр. Әлеге әсәрнең максаты товар рекламалау, ягьни аның уңай сыйфатларын санау булса да, шагыйрь аны халыкның көндәлек тормышын чагылдырган сюжет аша җиткерүен, “Караван” фирмасының чәен яшәеш атрибутикасына бәйләп бирүен белделәр. Равил Рәис улы Бохараев тарафыннан русчага тәрҗемә варианты укылды, шигырьнең һәр строфасына тукталып анализ ясалды. Шагырьнең пейзаж лирикасын куллануы, реклама жанры кануннары белән билгеләнүе дә ачыкланды.
Чарада нәфис сүз остасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов тарафыннан укылган видеоролик күрсәтелде.
Очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар катнашучыларның Габдулла Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды.