Центральная библиотека

«Они сражались за Родину»

Бүген Арча үзәк китапханәсендә 6 нчы номерлы Арча урта мәктәбе укучылары Михаил Шолоховның «Они сражались за Родину» дигән романына төшерелгән легендар нәфис фильмга багышланган викторинада катнаштылар. Укучылар викторина барышында  экранда күрсәтелгән  гади солдатлар образларын тудырган актёрларны таныдылар, чыдамлык һәм батырлык символына әверелгән геройларның исемнәрен искә төшерделәр, фильмдагы репликаларны хәтерләрендә яңарттылар. Китапханәче фильмга бәйле  кызыклы фактлар турында  сөйләде, Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр һәм документаль әдәбият тупланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.  

Викторинада катнашу укучыларның булган белемнәрен барлау һәм үстерү белән бергә,  җиңүгә ирешкән буынга хөрмәт һәм игътирам тәрбияләү дәресе дә булды.