Центральная библиотека

«Җиңү мае йөрәкләрдә саклана»

Китапханәнең виртуаль концерт залында Арча агросәнәгать көллияте студентлары өчен китапханә хезмәткәрләре һәм Арча картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләреләр белән берлектә «Җиңү мае йөрәкләрдә саклана» дигән патриотик акция элементлары белән музыкаль-шигъри композиция узды.

Музыкаль кичәдә башкарылган җырлар, шигырьләр, китапханәчеләр  тарафыннан укылган сугыш чоры хатлары кунакларның күңелендәге иң нечкә хисләрне уятты.

Бигрәк тә Арча картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре әзерләгән концерт номерлары дулкынландыргыч булды: алар сугыш, батырлык һәм өмет турында шигырьләр сөйләделәр, буыннардан-буынга күчеп килгән патриотик җырлар башкардылар.

Кичәнең кульминациясе сугыш кырларында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алу булды. Шулай ук бүгенге чарада хәзерге вакытта  махсус хәрби операция зонасында булып, Ватаныбыз тынычлыгын саклауда аяусыз көрәшкән якташларыбызны  искә алу да оештырылды. Без батыр якташларыбыз белән горурланабыз һәм «Җиңү мае йөрәкләрдә саклана» дигән сүзләрнең үткәннәргә генә түгел, ә Россиянең киләчәгенә дә ышаныч символы булуын аңлыйбыз.