Центральная библиотека

«Мәңгегә яшәеше тукталган шәһәр»

Үзәк китапханәдә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары өчен «Мәңгегә яшәеше тукталган шәһәр» дип аталган мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Ул Чернобыль АЭСындагы авариянең 40 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Китапханәче чарада катнашучыларга Чернобыль һәм Припять шәһәрләренең фаҗигале тарихын сөйләде. Кайчандыр яшь, тулы тормыш белән яшәгән, ә хәзер исә яшәеш туктап калган символга әверелгән шәһәр турында мәгълүмат бирелде. Студентлар 1986 елның язгы фаҗигале төнендә булган коточкыч фаҗига – XX гасырның иң зур техноген һәлакәте ничек килеп чыгуын, ликвидаторларның дөньяны тагын да куркынычрак нәтиҗәләрдән саклап калу өчен батырларча һәм үз-үзләрен аямыйча көрәшүләре турында белделәр. Авариянең кешеләр һәм табигать өчен тискәре нәтиҗәләрен, шулай ук үз-үзләрен кызганмыйча киләчәк өчен көрәшкән батырларның истәлеген саклау безнең бурычыбыз булуын аңладылар. Бу очрашу яшьләр өчен тарих дәресе генә түгел, ә кеше тормышының бәясен, җаваплылык хисе тою турында уйлану өчен тәрбияви чара  булды.