"Тукайга ияреп..."
Китапханәбез каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары “Тукайга ияреп....” темасы астында әдәби кафе уздырдылар. Алар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр.
Каурый каләмлеләрнең сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап язылган иҗат җимешләре районыбызның “Арча хәбәрләре” газетасының 17 апрель, №14 санында “Тукай варислары” рубрикасында басылып чыгуы шатлыклы күренеш.