«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проект кысаларында бүген китапханәбездә Арчаның 9 нчы номерлы балалар бакчасы педагогик коллективы һәм киң җәмәгатьчелек китап укучылар өчен Г. Тукайның «И каләм!» - «О перо!» шигырен укып анализладык.
Китап укучылар шигырьнең татар һәм рус телләрендәге вариантлары белән таныштылар, шигыренең һәр строфасына тукталып анализ ясадылар. Катнашучылар әсәрдә милли уяныш рухы гәүдәләнүен, аның лейтмотивы – гыйлемне данлау, Европа үрнәген өлге итү, каләмнең тормышны чын булганынча яктыртуы – милләтнең үз хәленә күзен ачуга ярдәм итүе турында белделәр. Чара кунакларына шигырьне нәфис сүз остасы Рамил Мөхетдинов сөйләвендә тыңладылар. Очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар китап укучыларның шагырь турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды.