Центральная библиотека

«Гәүдәнең һәм рухның гармониясе»

Китапханәбездә «Активное долголетие» проекты кысаларында  дәвалау йогасы буенча чара уздырылды. Очрашуга шул өлкәдәге белгеч чакырылды, «көмеш яшьтәге» өлкәннәр өчен тере диалог оештырылды. Бу чара ике этаптан: теоретик һәм практик өлештән торды. Очрашуга килгән өлкәннәр җылы атмосферада гади һәм куркынычсыз йога күнегүләре ярдәмендә ничек итеп терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытырга, сыгылмалылыкны яхшыртырга, сулышны һәм кәефне нормальләштерергә мөмкин булуы турында белделәр. Яшь үзгәрешләрен профилактикалау, буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклекне үзләштерделәр.

Чарада китапханәче актив яшәеш, озын гомерле булу серләрен ачарга ярдәм итәрдәй китап күргәзмәсе белән таныштырды. Белгеч-инструктор билгеле яшьтәге кешеләр өчен дәресләр төзү принциплары турында сөйләде, база күнегүләрен күрсәтте һәм барлык сорауларга җавап бирде. Чарада һәрбер катнашучы үз организмының мөмкинлекләре турында белде һәм индивидуаль киңәшләр алды.