«Мозаика культур народов России»
Бүген Үзәк китапханәдә «Библионочь — 2026» Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия халыкларының бердәмлеге елына багышланган «Мозаика культур народов России» исемле этно-квиз узды. Китапханәчеләр, милли киемнәрдә Арча агро – сәнәгать көллияте студентларын каршы алдылар.Чараның максаты студентларны төрле милләт вәкилләренең гореф- гадәтләре, культурасы белән таныштыру иде.
«Халыклар бердәмлеге — Россия көче!» девизы астында студентлар, командаларга бүленеп, милли орнаментларны таныдылар, ризыкларны белделәр, пазллар җыйдылар, халык уеннарында катнаштылар, милли биюләр башкардылар.Чарада китапханәчеләр тарафыннан китап күргәзмәсе оештырылган иде. Күргәзмә белән танышып студентлар Россия халыкларының традицияләре, һөнәрләре һәм тарихы турында иң яхшы басмалар турында белделәр.
«Библионочь — 2026» кысаларында уздырылган чара тагын бер тапкыр безнең көч — бердәмлектә булуын, ә мәдәни төрлелек Россияне чын мәгънәсендә уникаль һәм кабатланмас итүенә ышандылар.