«Татар китабы – 2026»
Бүген китапханәбездә «Татар китабы – 2026» конкурсы кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла торган эшлекле очрашу булды.
Чараны оештыручы: Татарстан китап нәшрияты. Кичә мәркәзебездән кайткан дәрәҗәле кунаклар белән берлектә узды. Чарада хөрмәтле якташыбыз, Наласа авылы егете, Татарстан китап нәшриятының генераль директоры, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының журналистлар һәм язучылар берлекләре, халыкара ПЕН-клуб әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты – Рөстәм Госман улы Галиуллин; Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Җәүдәт кызы Миңнуллина; хөрмәтле якташыбыз, Курса-Почмак авылы кызы, шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр җыр текстлары aвторы, Һади Такташ, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты иясе – Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова; Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов; Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән беренче төрек- тәрҗемәче, филолог - Фатих бәй Кутлу; Казан шәһәре филармониясе солисты-вокалисты Халыкара конкурслар лауреаты, уникаль тавыш иясе Рөстәм Насыйбуллин катнашты.
Бүгенге китап язу турында, авторлар белән аралашуга корылган чарада Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләүче яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китапханәбезнең иң якын дуслары – китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты. Чара кунаклары эчтәлекле, бай мәгълүмат бирә торган чыгышлар ясадылар, тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.
Бүгенге очрашып аралашу бик җанлы, файдалы булды. Китапханәбездә мондый кичә уздыру мөмкинлеге тудырганнары өчен Казан кунакларына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба «Татар китабы – 2026» конкурсына безнең районыбыз каләм ияләре дә актив катнашыр, нәтиҗәләре бик матур булыр дигән өметтә калабыз.