Центральная библиотека

«Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе»

Арча үзәк китапханәсендә Арчаның 8 нче номерлы балалар бакчасы педагогик коллективы һәм китап укучылар белән берлектә 2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проекты кысаларында Габдулла Тукайның «Шагыйрь» - «Поэт» шигыре белән таныштык.

Әдәби кичәдә шигырьне татар һәм рус телләрендә укып анализ ясалды, һәр строфага тукталып, шагыйрь әйтергә теләгән фикерләр ачыкланды. Катнашучыларга шигырьне русчага тәрҗемә иткән авторлар – Венера Саляховна Думаева-Валиева, Бухараев Равиль Рәис улы турында мәгьлүмат бирелде. Бу авторлар Г.Тукайның  берничә шигырен тәрҗемә итүләре турында әйтелде. «Шагыйрь» шигырен нәфис сүз остасы, Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов сөйләвендә әзерләнгән видеоролик  күрсәтелде. Шулай ук очрашуда китап укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде, фикерләр уртаклашуга корылган җанлы әңгәмә оештырылды. Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән бәйле аз билгеле булган мәгьлүматлар китап укучыларның Г.Тукай турында күзаллауларын киңәйтте, иҗатына кызыксынуны арттырды.