Больше-Верезинская сельская библиотека - филиал № 8

Яңалык

"Әкияттә кунакта"

Китапханәдә "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән викторина үткәрелде.

"Лучший библиотекарь- 2018"

9 нчы ноябрь көнне Арча Үзәк китапханәсендә үткәрелгән "Лучший библиотекарь- 2018" бәйгесендә Зур Бирәзә авылы китапханәчесе Равилова Эльмира Илсур кызы да актив катнашты.

V Россиякүләм татарча китап укучылар онлайн марафоны

9 нчы ноябрь көнне Казан шәһәренең ГУМ бинасында Татарстан китап нәшрияты Татнетны үстерү фонды белән берлектә V Россиякүләм татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашучыларны бүләкләү тантанасы үткәрелде.

"Төсләр бәйрәме"

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә балалар өчен көзнең иң матур чоры - көз темасына рәсем конкурсы үткәрелде.

"Тарихи романнар остасы..."

Язучы Нурихан Фәттахның тууына 90 ел тулу уңаеннан, китапханәдә "Тарихи романнар остасы..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе киң катлам китап укучылар өчен тәкъдим ителде.

Матур буласың килсә...

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Матур буласың килсә..." дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде.

Китап табибы-Айболит!

Китапханәдә китапны саклап тоту һәм таушалган китапны төзәтү акциясе үткәрелде.

“Тукта, уйла!”

Зур Бирәзә авыл китапханәсендә хокук бозуларга каршы көрәш уңаеннан, киң катлау халык өчен “Тукта, уйла!” исеме астында күргәзмә тәкъдим ителде.

Туган җирем- Татарстан!

Урта Бирәзә авыл клубында Татарстан Республикасы бәйсезлеге көненә багышланган “Туган җирем-Татарстан” дип исемләнгән чара булып үтте.